Татарские басни для детей на татарском языке

Содержание

Басни на татарском языке

специалист в области арт-терапии

Описание презентации по отдельным слайдам:

Сыйныфтан тыш уку “Мәсәлләр дөньясында” Дәрес-викторина

«Яхшыдан үрнәк ал, Яманнан гыйбрәт ал» мәкаль

З т ы ш п Л и Р р ы Ә е К Ә к ә Д * ы ю б е р Д Ю р т х Т Ә м А п Ө ә м

Зирәк Кыю Тырыш Әдәпле Юмарт Пөхтә Бердәм

Мәсәл Ирония Аллегория

2.Авторы:__________________________ Исеме:”_______________________________” “Авызына сөяк капкан бер _____күпердән чыкканда суда үзенең ______сен күрде. Үзе кебек ул ___ тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңар судагы ______нең сөяге _________ кебек күренде. ”

Авторы_____________________________ Исеме «___________________________” “- И яшь ______! Инде кемгә үпкәләмәкче буласың? Бу бәла синең үзеңнән булды. Әгәр син ______ агачларга тарланмаган булсаң, ул ______лар сине җилдән, ___________дан саклаган булырлар иде, син ышыкта, тыныч кына рәхәтләнеп үсәр идең. үз нәүбәтеңдә син дә зур _______булып ________ны күреп торыр идең. ”

Физминут Уңай геройга кул чабабыз. Тискәре герой- аяк тыпырдатабыз Кызганыч герой – иңбашларыбызны сыпырып куЯбыз

• Белмәү оят түгел, беләм дип ялганлау оят ___________________________ • Кем эшләми, шул ашамый _____________________________ • Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган _____________________________ • Ялагайның теле татлы – уе начар ____________________________________ • Куркакның үз сүзе булмас ___________________________________ • Бердәмлек җиңәр, аерылу эшне артка этәр _________________________________________ • “Янып калсын гомрең, маяк булып, үзеңнән соң килгән буынга”(Муса Җәлил”___________________________________

Мәҗит Гафури “Тавык белән үрдәк”

Озҗан Мәрьям, Озҗан Әминә “Без капчыкта ятмас”

Иван Крылов “Карга белән төлке”

Мәсәлләрдә нинди тискәре яклар тәнкыйтьләнә?

Н….лык К. лык Х. лек К. лык Т. лек Р. сезлек У. лык Я. лык Ә. сезлек

Наданлык Комсызлык Хәйләкәрлек Куркаклык Тәкәбберлек Рәхмәтсезлек Усаллык Ялкаулык Әдәпсезлек

Нинди булырга өйрәтә?

А…лы Ю. т У. н Э. н К.ю Э. сез Ә. ле Мәр. ле Р. ле

Акыллы Юмарт Уңган Эшчән Кыю Эчкерсез Әдәпле Мәрхәмәтле рәхмәтле

Девиз булып килгән мәкальне ачыклыйк: ______үрнәк ал, ______гыйбрәт ал.

Номер материала: ДБ-561034

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Татарские сказки

Татарские народные сказки | Татар халык әкиятләре

Татарские сказки для детей по произведениям известных татарских писателей,классиков татарской литературы: Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Джалиль, Шаукат Галиев позволят погрузиться в увлекательный сказочный мир!
Лучшие татарские народные сказки,произведения Республики Татарстан для детей, малышей,родителей о любви и дружбе, о родной земле, природе, животных.
Татарские народные сказки (татар халык әкиятләре) на татарском языке,на русском языке, читать и смотреть онлайн.

«Төлке белән торна» рус халык әкияте

Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарском и русском). Төлке белән торна дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди.… Далее

«Өч аю» рус халык әкияте

Өч аю | Три медведя русская народная сказка (на татарском и русском). Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык… Далее

«Чуар тавык» рус халык әкияте

Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русском) Бер Бабай белән Әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавыклары бар икән. Беркөнне Тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган —… Далее

«Казлар-аккошлар» рус халык әкияте

Казлар-аккошлар | Гуси-лебеди русская народная сказка (на татарском и русском) Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син… Далее

«Төлке белән Алёнушка» рус халык әкияте

Төлке белән Алёнушка| Алёнушка и лиса русская народная сказка (на татарском и русском). Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган. Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр.… Далее

«Балта остасы һәм чөй» рус халык әкияте

Балта остасы һәм чөй | Плотник и клин русская народная сказка(на татарском и русском) Борын-борын заманда бер хуҗаның балта остасы булган, ди. Ул Иван исемле булган. Бервакыт аның янына хуҗа килгән дә болай ди икән: — Иван, син бөтенләй начар… Далее

Читайте также:  Как пишется неспокойный ребенок слитно или раздельно

«Теремкәй» рус халык әкияте

Теремкәй | Теремок русская народная сказка.(на татарском и русском) Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә: — Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.… Далее

«Йомры икмәк» рус халык әкияте

Йомры икмәк | Колобок русская народная сказка(на татарском и русском) Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап: — Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән. — Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит. — Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып,… Далее

Когда–то очень давно, жила на свете девушка по имени Зухра. Была она пригожей, умной, слыла большой мастерицей. Все вокруг восхищались ее умением, расторопностью и уважительностью. Любили Зухру и за то, что она не возгордилась своей красотой и трудолюбием. Зухра жила… Далее

Бедняк и два бая

В давние времена одному бедняку пришлось выехать в дальнюю дорогу вместе с двумя жадными баями. Ехали они, ехали и доехали до постоялого двора. Заехали на постоялый двор, сварили на ужин кашу. Когда каша поспела, сели ужинать. Выложили кашу на блюдо,… Далее

Су анасы/водяная татарская сказка Г.Тукай (Бер авыл малае авызыннан).

«Ак чәчәкләр»(Белые цветы) татарский сериал снят по одноименному роману.

Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарско.

Коймак (татарские оладьи из пшеничной муки) традиционное татарское блюд.

Асаф Асгатович Валиев (Асаф Вәлиев) известный татарский певец (баритон).

Киямов Альфис Ахнафович(Әлфис Кыямов) (1960-2004) татарский певец,баянист.

Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русск.

Яруллин Фарид Загидуллович (1914-1943) известный татарский композитор,Л.

Беренче театр/Первый театр (1961) по пьесе Галиасгара Камала. Сюж.

Источник

Габдулла Тукай – әкиятләр (сказки)

В день рождения самого известного татарского поэта Габдуллы Тукая мы подготовили его самые известные детские сказки. Впервые мы перевели их в прозу и адаптировали для изучающих татарский. Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Тукай әкиятләре

No media source currently available

Сөткә төшкән тычкан
(Мышь, упавшая в молоко)

Бер көнне идән астында яшәүче тычкан бер табак сөткә егылган. Йөзә, чыгарга тели тычкан, әмма һич булмый. Йөри тычкан, йөзә, күңеле бер дә тыныч түгел. Шулай да ул өметен өзми. Тырышу бушка китми шул. Бик озак йөзгәннән соң, сөт куерган, майга әйләнгән. Ә Тычкан майга баскан һәм табактан сикереп чыккан.

Син дә, дустым, шулай бул. Кирәк булса, суга бат, кирәк булса, майга бат. Сабыр бул, тырыш.

Слова и выражения

Бала белән күбәләк
(Ребёнок и бабочка)

– Әйт әле, күбәләк! Сөйләшик синең белән. Син шундый күп очасың. Ничек армыйсың? Ничек яшисең? Ничек ризык табасың?

– Мин кырларда, болында, урманда яшим. Көн яктысында уйныйм, очам.

Тик гомерем бик кыска. Бер генә көн яшим. Шуңа да син миңа тимә, мине рәнҗетмә!

Слова и выражения

Фатыйма белән Сандугач
(Фатима и соловей)

Син нигә сайрамыйсың, Сандугач? Син сайрасаң, минем күңелем шатлана. Читлегең әйбәт, ризыгың бар. Нигә син болай күңелсез?

Аһ, мин урманда сайрый идем. Анда төрле-төрле ризык күп иде. Мин бу җирдә шатлана алмыйм. Урманда өч балам ятим калды бит! Һәм мине анда дустым да көтә. Ул сагына, ут йота. Беләсеңме, тоткынлык газап ул, алтын булса да, барыбер читлек ул.

Алайса, мин сиңа ишек ачам. Бар, ирекле бул. Минем өчен дога кыл. Бар, яшел урманга оч. Ятим балаларың белән кавыш.

Слова и выражения

Кызыклы шәкерт
(Забавный ученик)

Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр.

– Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим. Минем болында ятасым, ауныйсым килә.

– Аһ, юләр Маэмай! Яшь вакытта тырышырга кирәк. Зурайгач, җайсыз ул. Картайгач буыннар катачак. Эшләве җиңел булмаячак!

Слова и выражения

Эш беткәч уйнарга ярый
(Закончив работу можно играть)

Бик матур бер җәйге көн иде. Бер бала өстәл янында тәрәзә каршында дәресен хәзерли. Бик тырышып, бик озак итеп укыды ул.

Шулвакыт бу баланы Кояш чакырды: «И Сабый, әйдә урамга. Калдыр дәресеңне, күңел ач! Җитте, инде күп тырыштың. Урамда нинди якты, уйнарга шундый рәхәт вакыт!»

Бала Кояшка болай дип җавап бирде: «Тукта, сабыр ит, уйнамыйм мин. Уйнасам, дәресләрем кала. Көн бит озын. Уенга вакыт табып була. Дәресемне тәмамламыйча, урамга чыкмыйм».

Малай тагын дәресенә утырды.

Шулвакыт өй янында Сандугач сайрый башлады. Ул да малайны урамга чакырды. Әмма малай барыбер чыкмады. «Тукта, дәрес бетсен. Аннары уйнармын. Син дә матур итеп сайрарсың. Ә мин сине тыңлармын!»

Тиздән Бала дәресен тәмамлады. Дәфтәр, китапны алып куйды. Бакчага йөгереп чыкты да:

– Я, кем чакырды мине? Дәресем бетте!» – диде.

Шулвакыт матур итеп кояш елмайды, Алмагач малайга кып-кызыл зур алма бирде. Шулвакыт шатланып Сандугач сайрады. Шулвакыт аңа бакчадагы һәр агач баш иде.

Слова и выражения

Ну как, интересные сказки? Если вы хотите почитать и послушать другие сказки Тукая, то у нас есть для вас небольшая подборка адаптированных текстов с аудио:

Также предлагаем посмотреть мультфильм по мотивам стихотворения «Сөткә төшкән тычкан» производства Татармультфильм:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Источник

Габдулла Тукай мәсәлләре (Басни Габдуллы Тукая)

26 апреля известному татарскому поэту Габдулле Тукаю исполняется 135 лет. В честь этого мы подготовили несколько интересных басен его авторства. Тексты сокращены и адаптированы, к ним прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Тукай мәсәлләре (басни Тукая)

No media source currently available

Читайте также:  Как пишется позирует или пазирует

Һәркем эштә

Бер көнне Борһанетдин исемле малай мәктәпкә бармаска булды. «Мин бүген укырга бармыйм, кырга уйнарга барам», – диде дә чыгып китте.

Кырда ул бер Атны күрде. Ат янына барды да: «Әйдә, Бахбай, икәү уйныйк, күңел ачыйк«, – диде.

Ат: «Юк, җаным, минем уйнарга вакытым юк. Минем сабан сөрәсем бар. Хуҗама хезмәт итәсем бар. Син үзең генә уйна», – дип җавап бирде.

Бала моннан соң Умарта янына барды. Барды да: «Әй, Умарта корты! Әйдә икәү уйныйк, күңел ачыйк», – диде.

Умарта корты да: «Юк шул, минем эшем бар. Җәй тиз үтә. Минем көзгә кадәр төрле чәчәкләрдән бал җыясым бар. Син үзең генә уйна», – диде.

Борһанетдин бер кош янына да барды. Аннан да бергә уйнауны үтенде. Тик кош та малайның үтенечен кабул итмәде. Аның кошчыкларын ашатасы бар икән. Ул көн-төн чебен-черки аулый икән.

Бергә уйнарга иптәш тапмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды. Уйлады-уйлады да тиз генә мәктәпкә йөгерде.

Яхшылыкка яхшылык

Күгәрчен бер Кырмысканың суда бата башлаганын күрде. Ул ике дә уйламады, томшыгына яфрак капты да суга ташланды. Кырмыска яфрак өстенә менде. Дулкын яфракны ярга чыгарды. Кырмыска шулай үлемнән котылды.

Бервакыт бер Аучы Күгәрченне ауларга әзерләнде. Кырмыска кошның яхшылыгын хәтерли иде. Коткаручысына ярдәм итәргә теләде һәм Аучының итегенә керде.

Аучы Күгәрченгә атарга теләгәндә, Кырмыска Аучының ботыннан тешләде. Ул шул кадәр каты тешләде, Аучы хәтта кулыннан мылтыгын төшерде. Ә Күгәрчен исән калды.

Кеше һәм Арыслан

Көчле булудан акыллы булу яхшырак.

Моңа ышанмаган кеше шушы хикәяне укысын.

Бер Аучы агачлар арасында корбанын көтеп ята иде. Әмма үзе Арыслан тырнагына эләкте. Арыслан аңа: «Менә миңа эләктең! Тикшерик әле, көчең кайда икән? Сез, кешеләр, үзегезне барлык хайваннарга падишаһ дип йөрисез. Менә шуны тикшерергә мөмкинлек туды«, – диде.

Бичара Аучының тавышы ишетелде. «Без сездән көчлерәк дип уйламыйбыз без. Кешеләр сездән акыллырак дип саныйбыз. Менә мин хәзер акылым белән шундый эш эшләрмен, сез ул эшне көчегез белән эшли алмассыз», – диде ул. Арыслан аңа ышанмады: «Мактанма! Мин сезнең ул әкиятләрегездән ары дым инде! – диде.

Аучы: «Юк, падишаһым, әкият түгел. Хәзер осталыгымны күрсәтәм. Мин хәзер кача алмыйм. Сүзем ялган булса, шушында ук мине ашарсың», – диде һәм хәйләсен әйтте. «Агач арасында пәрәвезләр бар. Мин алар астыннан акылым белән чыга алам. Ә син менә көчең белән чыгып кара. Үзең күрәсең: пәрәвез таш дивар түгел. Әз генә җилдән дә селкенә».

Арыслан: «Я, башта үзең чыгып кара!» – дигәч, Аучы җиңел генә чыкты.

Аның артыннан Арыслан, атылган ук сыман, пәрәвезгә сикерде дә чорналып калды.

Шулай итеп, акыл көчне җиңде.

Көзге һәм Маймыл

Маймыл көзгедә үзенең сурәтен күргән. Ул Аюга төртеп болай дигән: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, йөзе нинди шыксыз. Әгәр мин шул көзгедәге нәрсәгә әз генә охшасам, хәсрәттән буылып үләр идем.

Дөрес, минем дә кайбер дусларым көзгедәге бу хайванга охшаганнар. Мин аларны бармак белән санап та күрсәтә алам.

Аю моңа болай дип җавап биргән: «И Маймыл иптәш! Син дусларыңны санап мәшәкатьләнгәнче, бер тапкыр үзеңә генә карасаң булмасмы?»

Яшь агач

Мужикның урманда балта тотып барганын яшь Агач күрде дә, Мужикка кычкырды:

– И Агай! Зинһар, хәлемә кер һәм янымдагы карт агачларны кис. Мин алар аркасында якты дөньяны күрмим, иркенләп сулый алмыйм. Алар бик тыгыз утыралар. Шуңа тамырларымны рәхәтләнеп җәя алмыйм. Миңа җил дә, кояш нуры да керми. Син мине коткарсаң, мин бер елда урманның иң матур агачы булыр идем.

Мужик Агачны тыңлады. Балтасын алды да якындагы барлык карт агачларны кисте.

Менә яшь Агач хәзер сөенде, аңа дөнья иркенәйде.

Ләкин бу сөенү урынлымы?

Хәзер бичара яшь Агачны кояш яндыра, өстенә бозлы яңгыр ява, ком бураны пычрата, җил җиргә кадәр бөгә иде. Шулай бер көнне давыл килде дә яшь Агачны сындырды.

Бу хәлне күргән бер Елан җирдә яткан Агачка карап:

– И яшь бала! Хәзер кемгә үпкәлисең? Бу бәладә үзең гаепле. Әгәр карт агачларга зарланмасаң, ул агачлар сине җилдән– яңгырдан сакларлар иде. Син ышыкта тыныч кына үсәр идең. Зур Агач булыр идең! – диде.

Интересные басни, правда? Очень надеемся, что вам понравилось. Также у нас есть следующие произведения Тукая в адаптированном формате:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Источник

Татар әкиятләре (Резеда Вәлиева) – Татарские сказки

Читаем татарские сказки! Сегодня предлагаем почитать и послушать несколько сказок писательницы Резеды Валиевой. Текст сказок адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Татар әкиятләре (Резедә Вәлиева)

No media source currently available

ТАМГАЛЫ КУЯН

Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. Тәмле ашатканнар, сыйпап йоклатканнар. Әниләре җир сөргәннәр, кишер үстергәннәр, куянга чык сулары эчергәннәр. Авырмасын дип, Куянны бер эшкә дә дәшмәгәннәр. Малай уйнап кына, саф һавалар сулап кына, эш тәмен белмичә генә үскән.

Бервакыт Куян үскән, дөньяга чыгар вакыт, белем алыр вакыт җиткән. Тик Куян мәктәпкә йөрергә теләмәгән, кишер кимереп кенә яткан. Әтисе, әнисе, әбисе аңа ялынганнар:

– Белем ал! Урманда кемнәр торганын, нинди җәнлекләр булганын, кем дус, кем дошман икәнен өйрән, – дигәннәр.

– Юк,юк. Мин мәктәпкә бармыйм, Мин бернинди белем алмыйм. Мин болай да барын да бик яхшы беләм: кишер кимерәм, оста йөгерәм, ак карда кача беләм, – дигән Куян.

Слова и выражения

Малайның әнисе белән әбисе бик елаганнар. Ә әтисе чыбык алган һәм Куянны кыйнаган. Куян мондыйга күнмәгән. Кызгануларын теләп, ятып елаган. Тик аны беркем дә жәлләмәгән.

Куян елый-елый урманга чапкан. Каршысына керпе очраган. «Ник елыйсың?» – дип сораган ул. Куян: «Энәле бу!» – дип,керпе янына якын килмәгән. Аннары болан очраган. Ул да куяннан «ник елыйсың?» дип сораган. «Боты озын!» – дигән куян һәм боланга җавап бирмәгән. Саескан да күргән куянны һәм: «Әниең кайда?» – дип сораган. «Тавышы ямьсез», – дигән Куян һәм аның белән дә сөйләшмәгән. Шулай беркем белән сөйләшмичә, уңны-сулны күрмичә, урман эченә кергән Куян.

Читайте также:  Какова тема рассказа левша лескова

Озак баргач, йомшак тәпиләре арыгач, яшел бер үзәнлектә ял итәргә туктаган. Анда куак төбендә ул бик матур бер җәнлек күргән. Өстендә алтын сыман тун киеп, койрыгын болгап, иренен ялап, төлке йөргән икән. Куян якынрак барган, күзен ала алмый карап торган. Шунда теге матур тавыш белән, сузып кына сүзен башлаган.

– Кил, үскәнем, кил яныма. Мин сине күптән сагынам, балаларым да көтәләр. Күз нурым, назлым, йомшагым, матурым, мин сине бүген алар янына кунакка алып барам. Карышма, ике-өч көн бездә торырсың. Сагынсалар, әти-әниең дә килерләр.

Куян моңа бик куанган, төлке янына барган.

– Кем соң син шундый кунакчыл? – дигән.

– Белмисеңме әллә, мәктәпкә йөрмисеңме әллә? Мин бит төлке, – дип әйткән теге, көлеп, һәм колагыннан тартып алган.

Куян, бичара, куркудан чак үлми калган. Җитез тәпиләре ярдәмендә генә төлкедән кача алган. Тик колагы гына бераз яраланган.

Менә шулай акылсыз, надан Куян, сүз тыңламаган өчен җәзасын алган.

Слова и выражения

МЫРАУҖАН

Гаишә әби бер көнне никтер бик ачулы булган. Кулына чыбык алган һәм келәттә Мырауҗанны кыйнаган. Сәбәбе шунда булган икән. Әбинең яраткан мәчесе, батыр Мырауҗаны тычкан тотмый башлаган. Идән астындагы тычканнар бик азынганнар. Ә мәче мыегын да бормаган, өстенә сикергән тычканны да кумаган. Мәче тәмам ялкауланган, шуңа әби аңа Мырауҗан-матурым дими башлаган.

Кич буе ялаган Мырауҗан мыегын. Шуннан, иңенә капчык салып, өйдән китәргә булган.

– Китәм мин моннан. Беркемнән дә курыкмыйм, төлкенең колагын йолкыйм. Кирәк икән, эшли беләм. Мин, Мырауҗан, әбисез дә яши беләм.

Авыл буйлап йөргән мәче, күршеләреннән сөт сораган. Тик аңа бик коры җавап биргәннәр: «Башта эшлә, аннан сора», – дигәннәр.

Арыган һәм ачыккан Мырауҗан юлга чыккан һәм шофёрлар каршысына килгән.

– Әйдә, утыр, – дигән шофёр Мырауҗанга. – Мин сине шәһәргә алып китәм.

Мырауҗан машинага утырып киткән. Шофёрның рульне оста борганына кызыккан ул, үзе дә шофёр булырга хыялланган.

Мәче эшкә кергән, ди. Шофёр булып киткән, ди. Тик озак эшли алмаган. Биле авырта башлаган. Мырауҗанның машинасы ярдан төшкән һәм ватылган. Текә ярдан чыгарга теләгәндә, Мырауҗан да маңгаен ярган. Чак кына үлми калган, хәтта штраф та түләгән.

Мәче кире гаражга барган һәм моннан соң тракторчы булам, дигән.

Мырауҗанга яңа трактор биргәннәр, бәрәңге утырт, иген үстер, дигәннәр. Ләкин Мырауҗан эшли белмәгән. Тракторның рулен борган, борган, тик трактор урыныннан кузгалмаган.

Трактордан качкан Мырауҗан. Кибеткә эшкә кереп, сату белн шөгыльләнәм, дип карар кылган.

– Акчамны җыям да бик яхшы бер машина сатып алам, – дип уйлаган.

Менә Мырауҗан кибеттә сата башлаган. Чират шундый зур булган, халык: «Тизрәк, эшлә! Май үлчә. Тик алдама, алдасаң, төрмәгә утыртабыз!»- дип кычкырган. Көне буе йөгергән Мырауҗан, тәмам билсез калган. Уйлап-уйлап караган да Мырауҗан, халатын салып таптаган да кибеттән киткән.

– Юк, акча да, машина да кирәкми миңа. Космонавт булам, галәмгә очам, айга менәм, – дигән.

Башта Мырауҗанны табиблар әйбәтләп караганнар. Саулыгы җитәме икән, укудан качмаган микән, китап-дәфтәрләр ертмаганмы, вакытында йоклаганмы – барысын да тикшергәннәр. Бәлки, ул әйткән сүзне тыңламагандыр, пычракка кергәндер, физзарядка ясамагандыр – Мырауҗаннан табиблар барысын да сорашканнар.

– Син әбидән каймак урладыңмы?

– Төннәр буе мич башында гырладыңмы?

– Гырладым. Җир сөрә белмәдем, сату итә дә белмәдем.

– Шуның өчен синең кебек карак мәчегә, эшләмичә ашаучыга ракета да бирмибез. Ялкаулык начар әйбер ул. Башта белем алырга кирәк.

Уңышсыз сәяхәтеннән соң Мырауҗан өенә кайткан. Әбидән гафу үтенгән, зарларын сөйләгән.

– Каймакны урламам, сакта чакта йокламам, гел тыңлаучан булырмын, эшләп кенә ашармын, – дигән.

Слова и выражения

ТУГРЫ ДУС

Борын-борын заманда Йокы, Кар һәм Җил бик дус яшиләр иде, бергә кырда уйныйлар иде. Бер көн өч дус юлдан бер малай барганын күрделәр. Малай кулына китат тоткан иде. Йокы авызын зур ачты, иснәде һәм дусларына уен мондый тәкъдим итте:

– Әйдәгез, дусларым, бер кызык ясап карыйк. Бу малайның кулыннан китабын тартып алыйк. Кем көчлерәк, китапны шул алсын! – диде.

Җил каты итеп сызгырды да бик көчле итеп исә башлады. Шундый каты исте җил, малай елый башлады. Тик китабын төшермәде, тагын да ныграк тотты. Шуннан Кар сүзгә килде, Җилгә:

– Көчсез икән син. Менә мин китапны бер мәлдә тартып алам,- диде һәм җиргә чиләк-чиләк кар сибә башлады. Җир өсте бик суынды. Малай бик туңды. Хәзер инде китапны ташлар, дип уйлады дуслар. Юк, ул аны ташламады, тагын да катырак итеп кысты.

Йокы Җил һәм Кардан көлде.

– Усал булды бу малай, – диде. – Күрәм, аны көч белән җиңеп булмый. Үзем йомшак булсам да, сүзсез булып тусам да, мине барысы да ярата, һәркем алдымда башын ия.

Җил әкрен генә бала янына килде һәм колагына пышылдады:

– Я, балакай, җил тынды. Йокла, күзләреңне йом,- диде.

Ә бала аңа җавап бирде:

– Ә китабым югалса? Әгәр берәрсе урласа? Юк, йокламыйм! Кит, Йокы! – диде.

Йокы чак кына үлми калды, бик оялды – шунда ук каядыр югалды.

Дуслар тагын күрештеләр. Малайдан бик гаҗәпләнделәр.

– Үзе шундый кечкенә, ә барыбыздан да көчле. Каян алган икән ул шундый көчне?

Шулчак Йокы аңлатты:

–- Гаҗәпләнмәгез, дусларым. Малай бит үзенә тугры дус тапкан, китап белән дуслашкан. Көчне ул шуннан ала, диде.

Слова и выражения

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Источник

Поделиться с друзьями
admin
Детский развивающий портал